ТОТКАР и. Максатлы хәрәкәтне, йөрешне-барышны, омтылышны тоткарлый торган сәбәп, комачау, киртә; тоткарлык. Килеп тотты бер тоткар, Менә ул мине тукмар. Такмаза. Сезгә акча дисәң – акча хәзер, ат дисәң – ат хәзер, берсендә дә тоткар юк. С.Җәлал. Сиңа каршы торырлык көч һәм дошман, сиңа тоткар булырлык киртә һәм корган юк. Әдипләр

Тоткар булу Кемгә яки нәрсәгә дә булса комачау итү. Тоткар салу 1) бор. Дошман юлында һәртөрле киртәләр кору; 2) Махсус рәвештә комачаулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә