ТОТКАЛЫ с. Тоткасы булган. Бала, чыннан да, нык сусаган иде. Йотлыга-йотлыга, ике кулы белән тоткалы чүлмәккә ябышып эчте дә эчте. З.Зәйнуллин. Баксаң, һаваланып киткән генерал, спорт киеме астындагы кобурадан алтын тоткалы пистолетын чыгарып, шарт та шорт күккә төбәп атырга керешкән булып чыкты. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә