ТОТКАВЫЛ и. тар. 1) Тышкы сакчы, капка яки ишекнең тышкы ягында торган сакчысы. Капуда торган тоткавыл, Тоткавыллар белән сөйләшеп Үтеп керде Норадын. Идегәйнең ак сарай – Җитеп килде Норадын. Дастан. Анысын син инде бар да әнә капка төбендәге тоткавылдан сора. Н.Исәнбәт. Тоткавылның төп максаты-вазифасы Хансарайга шикле кешеләрне кертмәү булып, керткәндә дә тентеп-тикшереп кертү иде. Р.Батулла 2) Саклык чаралары күрү һәм күзәтчелек эшләре алып бару өчен билгеләнгән кечкенә отряд |