ТОТКА и. 1) Күтәреп йөртү, тоту, ачу-ябу, тартып күчерү өчен, нәрсәгә дә булса беркетелгән һәм гадәттә кыска гына ярымдуга рәвешендәге махсус сап. Маннур, --- кесәсеннән җыелмалы метр чыгарып, бидоннарның озынлыгын, төбенең киңлеген, тоткасының биеклеген үлчәп язып алды. М.Хәсәнов. Зур балчык чүлмәкне бау белән бәйләп, тотка ясап, бер кулга тоталар. З.Зәйнуллин. Ләкин аның кулыннан тотка йолкынып, кинәт кенә ишек ачылып китте. Н.Яһудин

2) Сугыш яки эш коралларының тоткычы, сабы. Тәмәкене бер читкә ыргытып, револьвер тоткасын кысып тоттым да җәһәт кенә мәгарә авызына килдем һәм эчкә күз ташладым. Р.Вәлиев. Буй пычкының аркылы тоткасына кулы тию белән, егеткә дәрт керә. Д.Каюмова

3) Баскычның ян ягына беркетелеп, күтәрелгәндә-төшкәндә кул белән тотыныр өчен, агачтан яки металлдан эшләнгән җайланма; торык; култыкса. Габдулла туктады һәм баскычның тоткасына тотынган хәлдә артына борылып карады. Ә.Фәйзи. Аттан сикереп төште дә Зиннур аны мәктәпкә керә торган баскыч кырыендагы агач тоткага бәйләде. З.Зәйнуллин

4) Машиналарны, аппаратларны, эш коралларын хәрәкәткә китерү яки туктату өчен көйләнгән, кул белән борыла торган җайланма. Әзһәт резин шлангның бер башын мичкәгә төшерде дә, олы чан янына килеп, --- насосның агач тоткасына ябышты. Р.Кәрами. Билгеле, аңа яңа сигезенчене тәмамлаган баланың көче җитәрлек түгел: хәтта олылар да кайчак, моторны эшләтеп җибәрү өчен, әлеге кәкре тоткага икәүләп тотыналар иде. Р.Гаязетдин

5) күч. Ышанычлы терәк; таяныч. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел иде: кыска гына вакыт эчендә Шәрәф безнең газетаның тоткасы булып әверелде. М.Яһүдин. Сыйныфның лидеры булып, педагогик җитәкчелексез килеш сабакташларына йөгәннән ычкынырга ирек бирмәгән класс тоткасы Альбина үзе дә Фәнистән күзен ала алмады. Ш.Алпар

6) күч. Төп терәк, нигез. Ил тоткасы булган ирләрне чалгы белән чапкандай кыралар. Р.Мөхәммәдиев. Ә кайчандыр ул тирәдә яшәүче халык ислам диненең тоткасы булган. Т.Нәбиуллин. Гадәттә без, каләм ияләре, дөньяның тоткасы – гади халык, хезмәт кешеләре, дигән гыйбарәне алга чыгарып куярга яратабыз. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә