ТОТЕМИ’СТИК с. Тотемизм белән сугарылган яки тотемизмга бәйләнгән; тотемик. Борынгы төркиләр, мәҗүси (тотемистик) ышану һәм йола белән бәйләнешле рәвештә, бүре сүзенең синонимы булып йөргән кашкар, качкар, корт, монгол теленнән кергән ашап һәм чаны сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Татар халык иҗаты. Г.Ф. Саттаров антропонимикада бүре сүзе белән бәйле исем-фамилияләрнең килеп чыгышын борынгы бабаларыбызның тотемистик ышануларына бәйләп аңлата. Фән һәм тел |