ТОТЕМ и. ингл. Берәр ыру, кабилә, билгеле бер төркем кешеләр табына торган хайван, үсемлек, әйбер яки табигать күренеше һәм шуның сурәте, сыны (мәс., эт, бүре, ат, яшен һ.б.). --- әлеге әкияттәге Ак бүре – тотем, билгеле бер ыруны яки кабиләне башлап җибәрүче генә түгел (ата-бабалар культы), ә бәлки аннан югарырак, мәҗүси алла дәрәҗәсендә торган зат. Ф.Урманчеев. Римны төркиләрнең тотемнары булган бүре белән каз саклаганы да билгеле. Р.Һади |