ТОТАШУ ф. 1) Үзара бер бөтен тәшкил итү, нык орынып тору, ялгану. --- аның бөтен өмете менә шушы камера игәүләп утыручы дәү башлы, нечкә муенлы, кашларына ук диярлек тоташып үскән куе кара чәчле --- адәмгә бәйләнгән. В.Нуруллин. Күзәнәкләр бер-беренә орынып торалар һәм янәшә күзәнәк тышчалары арасындагы махсус күзәнәкара матдә белән үзара тоташканнар. Биология. Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынга бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез. Йорт эшләре

2) Турыдан-туры һәм тыгыз чиктәш булу. Шулвакыт әче таң җиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя ---. М.Мәһдиев. Ә тагы да арырак, бакчаның Иделгә төшеп тоташкан куенында, чарт та чорт килеп, коры каен утыны дөрләп яна... Р.Мөхәммәдиев. Зиратка тоташып диярлек кечкенә чирәмлек җәйрәп ята. Р.Кәрами

3) Икенче бер зуррак һ.б.ш. нәрсәгә кушылу яисә шуның белән чиктәш, янәшә тору. Әмма иң кызыгы алда – ферма бинасының ике канаты килеп тоташкан урталыкта икән. М.Хәсәнов. Чабышка килгән атларны Сорна урманының басу белән тоташкан урыныннан, киң юл буйлап, кардон өенә якын ачыклыкка алып киләләр. Г.Галиева

4) Берегү, ябышу. [Кыя] җиргә бик нык тоташкан, Көчне ул ала җирдән. Ә.Ерикәй. Җиргә тоташып кату

5) Елгага, күлгә яки диңгезгә кушылу, кою. Зур сулар диңгезләргә тоташа. Физик география. Безнең елга зур елгага барып тоташа бит. Сабантуй. Еллар үтеп, кеше таный башлагач кына, әбием сөйләгән Туфанның мөхтәрәм драматург Туфан Миңнуллин булуын аңладым һәм Татарстанның Идел белән Кама тоташкан иң гүзәл районында тууым белән чиксез горурланып йөри башладым. Безнең гәҗит

6) Теге яки бу элемтә чарасы ярдәмендә бәйләнешкә (багланышка) керү. Лейтенант Сабитов, телефон аша комендатура белән тоташып, кыскача гына рапорт бирде. Г.Минский. Бөтен мәктәпләр дә югары тизлекле Интернетка тоташкан. Идел. Вахит галәмара Интернет челтәренә тоташырга азаплана. Сабантуй

7) күч. Өзеклек булмау. Айныкы айга тоташып кына бара, бер дә акча калдырып булмый. М.Гали

8) күч. Кайсы яктан булса да берәр нәрсә белән бәйләнешкә (багланышка) керү. Аның иҗаттагы вак буржуа позицияләреннән пролетариат социалистик әдәбиятына килеп тоташкан юлы шактый катлаулы, авыр һәм борылмалы булды. М.Җәлил. Болай да яшәеш шул шыгырдавык акчага барып тоташкан. А.Гыйләҗев. Әнием – Русиядә һәм хәтта чит илләрдә дә танылган шагыйрә Анна Ахматова – нәсел җебе – шәҗәрәсе белән Алтын Урда ханы Әхмәткә барып тоташкан. М.Хәбибуллин

9) күч. Бербөтен булу, бөтенлек тәшкил итү. Либераль буржуазия музыканың киң халык иҗаты белән тоташып үсүенә --- каршы тора. М.Җәлил. Шатлык белән шатлык үзара охшашлар, алар кайдадыр бер урында тоташып, кушылып китәләр. М.Мәһдиев

Тоташа бару Торган саен ныграк тоташу. Язучы Ф.Хөсни --- мәкаләсендә документаль юнәлешнең үсешен «бик вакытлы күренеш» дип билгели һәм аның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Беренчедән, буыннар белән буыннар арасындагы багланышның тоташа баруы --- гәүдәләнә монда». Г.Гайнуллина. Н.Фәттахның Фест дисбесен укуга багышланган тарихи-фәнни лингвистик хезмәте милләтебезнең ерак гасырларга тоташкан эзләрен ачыклау юнәлешендә зур ачыш булып тора. Фән һәм тел

Тоташа башлау Аз гына, бераз тоташу; тоташу билгеләре сизелү. Көнчыгыш участоклар тоташа башлады. С.Шәрипов. Иманлы, ныклы нигезгә корыласы мөселман гаиләләренең елдан-ел күбрәк таркала баруының бер сәбәбе дә шушы матди якка барып тоташа башлады. Шәһри Казан

Тоташа язу Аз гына тоташып бетмәү; тоташырга аз гына калу. Шулай әйләндереп, канатларны бер-беренә терәп бәйләп чыккач, беренче белән унынчы бер-берен урап килеп тоташа яздылар, тик аршын ярым киңлегендә ачык урын калды. Г.Ибраһимов. Әгәр дә борын өстендә тоташа язган куе кара кашлары чыраена усаллык өстәп тормаса, аңа карап сокланырга гына калыр иде. Н.Көбәш

Тоташып бару Акрынлап тоташу, тоташа башлау. Моннан унике ел элек атау елганың уртасында тора иде, хәзер әнә сул як ярга тоташып бара инде. С.Сабиров

Тоташып бетү Тулысынча, тәмам тоташу. Бу авыл безне үз балалары кебек якын итте, әти-әниебез дә, без дә аны бик яраттык, бөтен күзәнәкләребез белән аңа тоташып беттек. Л.Шагыйрьҗан. Имеш, бу күлләрнең суы җир астыннан үзара тоташып беткән, алар хәтта Җидесу елгасына кадәр саркып чыгалар, ди... Г.Гыйльманов. Тиздән авыл мәктәпләре барысы да Интернетка тоташып бетәчәк. Татарстан яшьләре

Тоташып җитү Тиешле дәрәҗәдә тоташу. Ипиләренең берсе зур, башкасы кечерәк килеп чыкты, өсләрен шомарта алмыйча интекте: әвәли дә әвәли, камыр аның саен тоташып җитми, йомры күмәч хәленә килми. К.Тимбикова

Тоташып калу Берәр тәэсирдән соң тоташкан хәлгә килү. Менә карагыз: электроплитәгез токка тоташып калган бит. Ф.Яруллин

Тоташып килү к. тоташып бару

Тоташып китү Әкренләп бөтенләй тоташу. Кайбер урыннарда ул чокырлар артык ешаеп, бер-беренә тоташып китә. Р.Мостафин. Җилкәләре киң генә түгел, бик киң, Хода бер кешегә ике кешенең җилкәсен биргән кебек, муены башы белән тоташып киткән диярлек. М.Хәбибуллин. Чем кара, сиртмәле бөдрә чәчләр шундый ук чем кара ай кашлар белән тоташып ук китәләр. Г.Гыйльманов

Тоташып кую Алдан ук тоташу; тиз арада тоташу

Тоташып тору Даими, һәрвакыт тоташу, әледән-әле тоташу; гомумән тоташкан хәлдә булу. Кыз син дә мин: куе кашлары тоташып тора, бөдрәләре кабарынкы. Р.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә