ТОТАШТЫРУ ф. 1) Нәрсәләрне дә булса үзара яки кечерәген зуррагына ялгау, кушу. --- җир белән күкне тоташтырып телгәләгән яшен камчылары --- астында япа-ялгыз калган Өянке исән калуына инде тәмам ышанычын җуйган иде. М.Галиев. Бу юлы үлем палатасына ук кертеп салдылар, баш очына пыяла савытлар элеп чыктылар, аларны кан тамырларына тоташтырдылар... Г.Гыйльманов. Аксуны икегә бүлеп аккан елга ярларын асылмалы күпер тоташтыра. Г.Әдһәм

2) Теге яки бу элемтә чарасы яки юл ярдәмендә үзара бәйләнеш, элемтә, багланыш урнаштыру. Зинһар, миңа Садрый Атабаевның конторын тоташтырыгыз әле. Г.Камал. Мисс, сезнең белән Лондоннан Марго Фонтейн сөйләшергә тели, тоташтырам... Элемтә урнашты, элемтә урнашты, тоташтырам... Р.Батулла

3) физ., тех. Энергия чыганагына ялгау. Асия үтүкне электрга тоташтырды. Р.Кәрами. Почмакта басып торучы Роботны токка тоташтырам. Р.Батулла. Екатеринбургта психиатрда исәптә торучы хатын --- мумиягә әйләнгән туганының гәүдәсенә, терелтәм дип, электр чыбыклары тоташтырып, янгын чыгарган. Мәдәни җомга

4) күч. Сүз яки фикер агышын, вакыйгалар үстерелешен берәр нәрсәгә китереп бәйләү, ялгау, билгеле бер нәтиҗәгә китерү. Бу әдәбиятның логик үсеше аларны контрреволюциягә, кара реакциягә китереп тоташтырды. М.Җәлил. Әсәрләрдә бүгенгене үткән белән тоташтырып, хәзергене борынгы белән сугарып, хәтер көче аша буыннарны рухи берләштерергә, милләтнең бүгенге вәкилләренә үткән хакында сөйләп, бүген үз-үзләре белән горурланып яшәүләренә ирешү омтылышы сизелә. Р.Гали

Тоташтыра бару к. тоташтырып бару. Камил ике күңел түтәлен дуслык гөлләре тоташтыра баруын күреп бик сөенде. Ф.Яруллин. Башта «сәхнә» барлыкка килә, аңынчы монда экскаватор да эшләп алган, белгечләр дә хезмәт куйганнар: ташларны бер-берсенә беркетеп тоташтыра барганнар, һәм гаҗәеп күңелле түгәрәк хасил булган. Ак калфак

Тоташтыра башлау Тоташтырырга керешү. Ул, йөгереп барып, компьютерларын тоташтыра башлады, тегеләре серле итеп гүләргә, гөжелдәргә тотындылар. Ф.Бәйрәмова. Машинаны күтәртеп, мастерлар яңа тросны тоташтыра башлаганнар иде дә, бу тормоз колодкалары, имеш, инде ашалган, яңаларны куймыйча булмый, дип таптылар. Татарстан яшьләре

Тоташтыра тору Берәр эш-гамәлгә кадәр тоташтыру яки әледән-әле тоташтыру

Тоташтырып алу Кыска вакытка, тиз генә тоташтыру. Шуңа күрә аларны ике-өч көнгә бер мәртәбә электрга тоташтырып алырга туры киләчәк. Татарстан яшьләре

Тоташтырып ату Тиз генә, аннан-моннан тоташтыру

Тоташтырып бару Бер-бер артлы, рәттән тоташтыру. Бискорню өлешләрен канвасыннан текмибез, читләрен билгеләүче җепләрне тоташтырып барабыз. Л.Хаҗиева

Тоташтырып бетерү Барысын да, ахырга хәтле тоташтыру. --- торбаларны тәмам тоташтырып бетергәч тә китәчәк Тәбрик. Ә.Баян. Тагын ике елдан республикадагы барлык мәктәпләрне яңа челтәрле Интернетка тоташтырып бетерәчәкләр. Ватаным Татарстан. Анысын һич икеләнүсез әйтә алам: бөтен чәчәк-ботакларны бергә тоташтырып бетергәч, гөл яки агачның нәкъ син теләгәнчә килеп чыгуын күрү – иң рәхәт мизгел! Шәһри Казан

Тоташтырып җибәрү Бер тапкыр яисә тиз арада тоташтыру. Су кертергәме?.. Артык булмас, мөгаен. Кертергә туры килер. Канализациягә дә тоташтырып җибәрсәң... Җ.Юныс. Аның кушуы буенча магнитофонны комиссия әгъзалары уратып утырышкан өстәл уртасына куйдым, тоташтырып җибәрдем. Ф.Баттал. Язучы биредә берничә төр хикәяләүне тоташтырып җибәрә ---. Әдипләр

Тоташтырып карау Тоташтырырга тырышу. Беркөн әти эштән шатланып кайтып керде, аңа яңа кабина биргәннәр икән. Ә электрикасын тоташтырырга кеше юк. --- Мин, әйдә, икәү тоташтырып карыйк, дигәч, башта булдыра алмам дип курыкты. Гасырлар авазы

Тоташтырып килү Озак вакытлар дәвамында, күптәннән бирле тоташтыру. Гәрчә аның [автобусның] йөрүе бик канәгатьләнерлек булмаса да, ул ничә еллар буе бистәне шәһәр белән тоташтырып килде. Ватаным Татарстан

Тоташтырып кую Алдан ук тоташтыру; тиз генә тоташтыру. Менә шул синең тамганы алдарак буялган бер тамга белән тоташтырып куйдылар. Г.Гыйльманов. Париждан, залга эләргә дип, люстра алып кайткан идем. Җыюын җыйдым, тик элеп, тоташтырып куярга җөрьәт итмәдем. Г.Шәмсетдин

Тоташтырып тору Хәзерге моментта яисә даими тоташтыру. Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк. Хатларың да килми күптәннән. Күңелемнең ике ярын бары Тоташтырып тора үткәннәр. Х.Туфан. Берсенә берсен тоташтырып торган аркылы араталары янып өзелгәч, --- берегеп торган манара баганалары кинәт таркалалар ---. Т.Мөбарәков. Сабак терәк ролен үти, үсемлекнең барлык өлешләрен тоташтырып тора; сабак буйлап су, минераль һәм органик матдәләр хәрәкәтләнә. Биология

Тоташтырып чыгу Башыннан ахырынача, һәрберсен бер-бер артлы тоташтыру. Казан тирәсендәге авылларга күн таратылган, һәм хатын-кызлар төрле төстәге күннәрне ат кылы төсле ефәк белән тоташтырып чыккан. Казан утлары. Шулай итеп, өлешләрне җөйләреннән тоташтырып чыгабыз. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә