ТОТАШТЫРМА и. 1) тех. Берәр нәрсәнең аерым кисәкләрен үзара тоташтыра торган өлеше, детале. Тоташтырма, эчке дивар, кәрниз, колонналар куйганда, марканы 100гә кадәр арттырырга мөмкин. Төзү материаллары 2) тоташтырмалар күпл. мат. Үзләре яки үзләренең тәртипләре белән бер-берсеннән аерылган саннарның төркемнәре (мәс., 123, 321, 1965 һ.б.) |