ТОТАШТЫРГЫЧ с. 1. 1) Нәрсәне дә булса беркетү, тоташтыру өчен хезмәт итә торган. Ябыштырган урында тоташтыргыч катлам барлыкка килә. Төзү материаллары. Завод тоташтыргыч приборлар җитештерү буенча башта СССРда, хәзер Россиядә төп предприятие булып тора. Ватаным Татарстан 2) биол. Тере организмнарда күзәнәкара матдәләре булган һәм саклау, терәк, шулай ук тукландыру функциясен үти торган тукыма. Мускуллар системасы тоташтыргыч тукымадан торган бүлгеләр белән сегментларга бүлгәләнгән. Биология. Бу вакытта, кан тамырлары стеналары тоташтыргыч тукыма белән каплану нәтиҗәсендә, тамыр куышлыгы тарая, һәм кан йөреше акрыная. Ватаным Татарстан 2. и. мәгъ. Электр тогын тоташтыра торган җайланма. Мансур телевизор алдында утырып, тоташтыргычын боргалый башлады. Г.Әпсәләмов. Түбә ышыгына беркетелгән электр тоташтыргычы төймәсенә басып, Мирзахан абзарга ут кабыза да, кабаланып, йозакларны ача. С.Зыялы |