ТОТАШТАН рәв. 1) Рәттән, берөзлексез, туктаусыз, бүленмичә. Аңардан котылып бераз үтүгә, тоташтан берничә көн кар яуды. Г.Ибраһимов. Сәүдә бизгәге шулай берничә атна тоташтан дәвам итә. М.Галәү. Яңгыр тоташтан койды... М.Мәһдиев 2) Һәрвакыт, гел. Ахыргы җөмләне абыстай татар кызының колагына ике ел тоташтан кычкырып торды: – Ирләр сиңа фәләнчә карыйлар! Ф.Әмирхан. Игелеккә тоташтан начарлык белән җавап бирү, күпме генә тырышса, ни генә эшләп караса да, һаман рәхмәтсез булып калу әтиемне көннән-көн үзенә ныграк бикләнергә мәҗбүр иткәндер. Э.Шәрифуллина 3) Булган берен, барысын да. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Ә.Еники. Әнә шул варварлар безнең ерак бабаларыбыздан калган сыннарны тоташтан диярлек юкка чыгарып барганнар. Р.Вәлиев. Кайсысы шар тәгәрәтә башлый, кайсысы стенаны тоташтан каплап алган «Тынгысыз каләм» гәҗитен укып рәхәт чигә. Р.Зәйдулла |