ТОТАШЛЫК и. 1) Тоташ булу; бөтенлек. Ярык агач материалның тоташлыгын боза, механик ныклыгын һәм озакка чыдамлыгын киметә. Төзү материаллары. Манара вертикальдән авышуның төп сәбәпләре берничә: ---яссы ташлардан салынган һәм арасына вак таш һәм балчык тутырылган нигезнең кысылу деформациясе нәтиҗәсендә тоташлыгы бозылу, манара урнашкан калкулыкның күчүе. Фән һәм тел 2) Эчке берлек, эчке бөтенлек, икеләнүсезлек. Ул, кайчан карама, матур бер көй көйләп йөри, --- аның хәрәкәтләрендә дә күңел кузгаткыч бөтенлек, тоташлык бар. Г.Ахунов. Дингә инанучыларның картлык көннәре күпкә куанычлырак. Аларның күңелләрендә эчке бер тоташлык, рухи комфорт яши... М.Юныс 3) Кайсы яктан булса да үзара бәйләнгәнлек. Ышанасы, инанасы килү – безнең канда. Ансыз яшәүнең киләчәк белән тоташлыгы калмый. Киләчәксезлек – шулай ук мәгънәсез яшәү. М.Юныс. Аларны югалтканнан соң, тарихыбыз белән тере тоташлыкны җуйгандай булдык. Гасырлар авазы |