ТОТАШЛЫЙ рәв. 1) Аермыйча, бүлмичә, бөтен, тоташ килеш, тулысынча. Теге якта --- тоташлый куелган яшел буяулы тимер чардуган, анда куе канәфер куаклары үсеп утыра ---. Ә.Гаффар. Тоташлый каплаганмы, өзлексез агучанмы – көзге болыт-мазарга, кар явулар, сыкы төшүләр, томаннар, бозлавыкларга карамастан, ул шулай итүчән. Сөембикә

2) Бөтенләй, тәмам. Кылынасы кылынмау, тормыш рәхәтлекләрен татырга өлгермәү турындагы уйларга барып җитү Саураны аңына-акылына тоташлый кайтарды. М.Хуҗин.

3) Туктаусыз, өзлексез. Үткән атнада гына тоташлый яуган яңгырлар җирнең бар тузанын юган. Казан утлары. Шуннан соң төннәр буена тоташлый очкылык тотып чыга инде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә