ТОТАШ с. 1. 1) Киселмичә, өзелмичә, бүлгәләнмичә сузылган яки җәелгән (мәйдан, сызык, өслек, масса тур.); дәвам иткән (вакыт тур.). Елга өсте елдан-ел тоташ саз үләне белән каплана бара, шуның белән бергә аның алдавыч хәтәр урыннары да күбәйгәннән-күбәя. М.Галәү. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан. М.Мәһдиев. --- әтием тоташ унбишәр көн Себердә эшләгән чагында, әнинең бик еш туганнан туган тиешле сеңелләренә кунакка йөрүендә булмады микән? Э.Шәрифуллина

2) Аерылгысыз зур кисәк рәвешендәге. «Салават Юлаев» пассажирлары, тоташ агым булып, безнең пароходка керә башладылар. Р.Батулла. Тоташ кыя

3) Туктаусыз, берөзлексез эшли, башкарыла торган. Якын киләчәктә без механика цехын тоташ агымга күчерергә тиешбез. Г.Әпсәләмов

4) Бөтенесен чолгап алган, гомуми; массакүләм. Капитализмның безнең илдәге соңгы вәкиле булган кулакларны тоташ колхозлашу нигезендә сыйныф булу ягыннан бетерү сәясәтенә күчтек. М.Җәлил. «Половник» яки «плауник» дип, тоташ төбәге белән сөйләшүче татарлар юк; авыл җирендә анда-санда гына сөйләшәләр. Х.Сарьян. --- республикабызда тоташ газлаштыру башлангач, халык ничек шатланган иде, газның бәясе шалкан бәясе генә иде әле ул чорларда. Татарстан яшьләре // Тулы. Тоташ аклыкка әйләнеп тулышкан күз яшьләре тәгәрәп сукмакка төште дә челпәрәмә килде. М.Галиев

5) күч. Характеры, эшләре һ.б. ягыннан икенче берәү белән бер бөтен тәшкил иткән, үзара тоташкан; аерылгысыз. Ул Мәдинәне үзенең тоташ бер кисәге төслерәк якын хис итә. Ш.Камал

6) күч. Гел, бары тик бер нәрсәдән генә торган. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем карадан киенгән ламалар да бар. М.Хәбибуллин. Плащлар төрле төстә булса да, диңгез буендагы чуерташлар кебек бергә килгәч, тоташ бертөсле – күксел соры булып тоелалар. М.Маликова. Кеше язмышының тоташ сынаулардан торганын яшь кыз каян белсен соң? Д.Каюмова

7) күч. Күп, зур суммалы, вакланмаган. Кайтыр алдыннан, хатын тоташ акчаны алып бетерә миннән. З.Зәйнуллин. Аннан тагын берәр нәрсәгә тоташ акча кирәк булып куюы да бар бит. С.Әдһәмова

2. рәв. мәгъ. 1) Бүлгәләнмичә, өзелмичә. Маңгае буенча тоташ сузылган куе кара кашлы --- бу кешенең бөтен хәрәкәтендә --- кыюлык бар. А.Шамов. Тавык яки үрдәкне тоташ килеш суда ярым пешеп җиткәнче пешерергә. Татар халык ашлары

2) Туктаусыз, берөзлексез; бертоташтан, рәттән. Празат абыйны җиргә иңдерәсе көнгә каршы төн буе һәм икенче көнне тоташ кар яуды. Идел

3) Тулысынча, бөтенләй, бөтенләе белән. Итегемнең кунычлары ак килеш калса да, түбән ягы тоташ пычракка баткан, буялып, бозланып каткан. Г.Бәширов. Бүген аның тормышы тоташ ялганнан гына гыйбарәт. Н.Гыйматдинова

4) Бер-беренә тиеп; кушып; кушылып; күрше, янәшә, чиктәш булып. Арткы өй алдагы зур өй белән тоташ иде. М.Акъегет. Судьялар бүлмәсе белән присяжныйлар бүлмәсе бер-берсенә янәшә һәм тоташ булганлыктан, хөкем карары чыгарылганчы бернинди очракта да очрашырга тиеш булмаган кешеләр, бу кагыйдәне бозып, бик тиз аралашып беттеләр ---. М.Галәү. 1768 елда исә, Екатерина II карары нигезендә, әлеге манарага тоташ итеп, таштан бер катлы яңа мәчет салынган. Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә