ТОТАНАКСЫЗ с. сөйл. к. тотнаксыз. Кинәт кенә бер-бер хәл булыр да, дөньяның асты өскә килер, күк йөзләре кара корымга әйләнер, аяк асты тотанаксыз көймә кебек чайкалыр, һәм тирә-якта караңгы баз булыр кебек иде Тимергә. Г.Рәхим. Боларның авылларында Гыйльмаз исемле бик дуамал, тотанаксыз ир яши икән. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә