ТОТАНАК II и. сөйл. к. тотнак (1 мәгъ.). Ир нык ук төшергән, ахрысы, теленең тотанагы юк, улына дәрес бирә – тормыш белән таныштыра. А.Гыйләҗев. Телгә алай бик тотанагы булмаган бер кияү әзрәк салып килгән иде булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев