ТОТАМ и. 1. 1) Бер тапкыр учлап тотарлык күләм үлчәү берәмлеге (чама белән 10 см). Җиде тотам ук атты. Дастан

2) Дүрт бармак киңлегенә, якынча 7,2 см га тигез озынлык үлчәү берәмлеге. Карачәчнең толымы – кырык бер тотам. Н.Исәнбәт. [Шәриф] Ботинкалар да бирделәр, тик шнуры гына бер тотам. И.Салахов. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Сөембикә

2. рәв. мәгъ. 1) Шул озынлык кадәр. Гөлсәрия аңардан бер тотам да калмады, кай ягы беләндер үз итте ул аны – әле булса җавап таба алганы юк. М.Хәбибуллин

2) Бер учка сыярлык, бер кечкенә бәйләм кадәр. Үремгә кермәгән бер тотам маңгай чәче күзенә төшеп интектерә. С.Зыялы. Һәр мөэмин мөселманның бер тотам сакалы булырга тиеш, ди китап. Р.Батулла. [Олылар] атның җилкәсендәге бер тотам озын йонга уң куллары белән тотыналар. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә