ТОТАЛЬ с. 1. Гомуми, һәркемгә, һәрнәрсәгә, мөмкин булган барлык очракларга кагылган, бөтен нәрсәне эченә алган; фронталь, тулы; тоташ. --- тоталитар режим, шәһәр һәм авыл зыялыларына, аңлы эшче-крестьяннарга гына түгел, яшьләргә дә тоталь һөҗүм ясый. Р.Вәлиев. Тоталь глобальләшү зур, алдынгы, дәүләтле халыкларга куркыныч түгел ул. Р.Миңнуллин. Тик бала күңелендә шыткан көндәшлек хисе тора-бара тоталь көнләшүгә әверелергә мөмкин. Ялкын

2. и. мәгъ. сөйл. Тоталь мобилизациягә эләккән солдат. Чәй-кофе командасы кешеләре ул тотальләрне лагерь сакчылары арасында күреп тә кайтканнар иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә