ТОТАЛИТАРЛЫК и. 1) Тоталитар булу. Ил башының тоталитарлыгы

2) Җәмгыять тормышының барлык өлкәләре дә дәүләт органнары тарафыннан тоталь (тулы) контрольгә алынган режим; тоталитаризм. Русиянең өзлексез дәвам итеп килгән тоталитарлык режимы үз халкын интектергәндә, татарларга карата ясалма дошманлык пәрдәсен киң һәм актив файдаланып, ул интектерүне ни дәрәҗәгә җиткерүен чамалап була. М.Гайнетдинов. Кеше --- тоталитарлык богауларыннан арынып ирек алгач та мәңгелек рухи кыйммәтләргә кайталмыйча газаплана кебек. И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә