ТОТАЛИТАР с. сәяси Җәмгыять тормышын һәрьяклап тулы, тоталь контрольдә тоту белән характерланган. Без барыбыз да тоталитар режим, атеизм чорында тәрбияләндек. Р.Вәлиев. Соңгы көннәрдә матбугат та Татарстанда электән булган, әмма тоталитар система урнаштырылгач, Сталин вакытында ябылган Фәннәр академиясен торгызу хакында шаулады. Ф.Яхин. Тарихыбызның 70 еллык тоталитар дәвере сәхифәләрен актарганда әле һаман да бәгырең куырылып, тетрәнеп куясың: --- никадәр саф күңелле, эчкерсез, намуслы җаннар җинаятьчеләр өере тарафыннан хаксызга корбан ителгән икән бит! Р.Әмирхан |