ТОТАЛИЗА’ТОР и. фр. 1) Ат чабышларында яисә башка төр спорт ярышларында теге яки бу атка, командага, спортчыга куелган акчаны (шулай ук куелган барлык сумманы) күрсәтә торган механик санагыч, счётчик. Алга китеп шунысын да әйтик: яңа ипподромның хуҗасы – «Татспиртпром» берләшмәсе генераль директоры Рәшит Шәйхетдинов әйтүенчә, биредә йөздән артык тотализатор куелачак. Татарстан яшьләре

2) Ипподромда җиңүче атларны фаразлаудан тупланган акчаны кабул итә һәм отышларны түли торган бюро. Мин, атлар чабышын карарга баргач, тотализаторда да миллионнар калдырып кайтам. Аманулла. Тотализаторга чират тору

3) Ат чабышларында яки башка төр спорт ярышларында җиңүчеләрне фаразлауга корылган акча уены. «Корыч бабай»ның улы Василий Джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен ипподром тотализаторына --- исраф итеп бетерде. А.Тимергалин. Ул гына да түгел, тотализатор уенын оештыручылар фикеренчә, «Ак барс» финалны 4:0 исәбе белән отачак. Ватаным Татарстан. Хокукый-гражданлык характерындагы килешүләр нигезендә, физик затларга хезмәт күрсәтү, лотерея, тотализатор һ.б. комарлы (азартлы) уеннардан кергән керемнәр дә декларацияләнә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә