ТОТАКЛАШУ ф. диал. к. тотынышу. Европада ике кызыл гигант тотаклашып юл чыкса, Франция белән Англиянең бик тиз сыннары катыр иде. И.Гази. Җитәкләшеп, тотаклашып Йөргән идек икәү Азия буйлап, Дуслар иле белән танышып. Р.Фәйзуллин. Сара ханымның Фәхри Насретдинов белән тотаклашып чыгуларын халык алкышлап каршы алды. Сәхнә Тотаклашып тору Тотаклашкан хәлдә булу |