ТОТА’-КАБА рәв. сөйл. Ашыгып, ашык-пошык, аны-моны уйламыйча. – Алай тота-каба гына хәл итмәскә, бу турыда ныклап уйларга кирәк, – диде Фәйзулла. М.Галәү. Аның өлкән абзыйсы Галәветдин бакчаны болай тота-каба гына ботарлаттырмый. А.Хәлим. Амин тоткач та тота-каба торып китмәгез, мул, тәмле ризыклар биргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтегез! Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә