ТОСТ I и. ингл. 1) Мәҗлестә кем яисә нәрсә хөрмәтенә эчәргә тәкъдим итеп әйтелгән сүзләр, текст. Я, хәзер кайсыгыз тост әйтә? Т.Миңнуллин. Беренче тост сезгә багышлана, егетләр. Илнең иминлеген, безне саклаучы батыр моряклар өчен ---! Р.Кәрами. Тост әйтүче, берсен алып, күп иттереп горчица сылады да бик канәгать кыяфәт белән ашарга тотынды. Р.Сәгъди

2) Берәр кеше яки берәр нәрсә хөрмәтенә күтәрелгән эчемлекле бокал. Шәһәрчә булсын дип, сөйли-сөйли тост күтәрәләр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә