ТОРЫШЛЫЙ рәв. Торган вакытта, торган моментта. Ул, урыныннан торышлый, яңадан бер кат көзгегә күз төшерде. Ф.Әмирхан. Кайсы тарафка атларга белмичә аптырап торышлый Заһитның башын тагын шундый эч пошулы уйлар биләп алды ---. Җ.Юныс. Хәлимгә Альбертның күзәтүчәнлеге һәм нәтиҗә чыгара белүе ошады. Урыныннан торышлый: – Моны үзегез уйлап чыгардыгызмы, әллә берәр кайдан ишеттегезме? – диде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә