ТОРЫ’Ш-КИЛБӘТ и. Тышкы күренеш, кыяфәт, үз-үзен тотыш. Аның бөтен торыш-килбәтеннән күңел нечкәрткеч гадилек, тиңлек, аеруча бер якынлык сизелеп тора. К.Нәҗми. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Казан утлары. Комсомол җитәкчелегеннән күтәрелгәне бөтен торыш-килбәтеннән сизелеп торган президент үзенең чыгышын --- башлап җибәрде. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә