ТОРЫШ и. 1) Гәүдәнең, аяк-кулларның теге яки бу рәвештә тотылышы, басып яки утырып тору рәвеше; поза. Егетнең йөз кыяфәте һәм сынын тотышы, портрет күрсәтүенә караганда, бик сөйкемле иделәр: ачык маңгай, --- озын мыек һәм күкрәген киерелдеребрәк, егет сымак торыш Хәятка мәхәббәтле күренделәр. Ф.Әмирхан. Күкрәкләр киңәеп китә, Иркенәя сулыш; Ныгый бара туган җиргә Горур басып торыш ---. М.Әгъләмов. Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бөтен торышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды. Г.Гыйльманов

2) Билгеле бер нәрсәләрнең урнашу тәртибе. [Нонаны] шакмаклы өстәлгә тезелгән фигураларның торышы --- кызыксындыра. Азат хатын. Авыл йортлары торышы

3) физ. Җисемнең өчүлчәмле пространстводагы урыны һәм халәте. Магнит кырының градиенты булганда, төрле торыштагы өч объект өчен өч ешлыкта сигнал тудырыла, һәм ул сигналларны Фурьеча үзгәртү өч резонанс сызыгы бирә. Фән һәм тел. Торыш геометриясе

4) Билгеле бер халәт; берәр урында билгеле бер вакытта, билгеле бер хәлдә тукталып калу. Борын астында --- йомшак кына мыек төкләре шәйләнгән егетнең оялчан торышы --- Камилгә үзенең үсмер чагын хәтерләтеп куйды. М.Галиев. Бу – кешенең бер торыштан икенчесенә күчүе генә, диде. А.Нәҗми

5) күч. Кешенең, җанлы-җансыз нәрсәләрнең, вакыйгаларның яки эшнең билгеле бер вакыттагы хәле. Ә соң машиналарга ремонт ясауның торышы куркыныч хәлдә түгелме? Т.Гыйззәт. Һава торышындагы зур аерымлыклар дымлылык шартларында күзәтелә. Материклар һәм океаннар географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә