ТОРЫПША и. рус 1) Зур, киң, калын киндер яки брезент җәймә. Ул, торыпшаны таратып, арба астында куыш сыман нәрсә ясады. М.Хәсәнов. Бераз читтәрәк, агачлар арасында яисә күтәртелгән тәртәләргә ябылган торыпша күләгәсендә аерым гаиләләр, самавырлар куеп, чәй эчеп утырган ---. М.Бакиров 2) диал. Юлда йөргәндә, атка азык (гадәттә солы) салып, атның башына кидерелә торган махсус капчык; торба. Атларга да солылы торыпшалар кидереп куйдым. М.Хәсәнов. [Без], торыпшаларга солы тутырып, атларга бирдек. Ә.Айдар 3) Тар тирән тубал. [Сәхнәгә] башына кабык торыпша шикелле кара цилиндр кигән --- бер кеше елмаеп килеп чыкты. И.Гази |