ТОРЫ’П-ТОРЫП рәв. 1) Әледән-әле, вакыт-вакыт. Нәҗип белән Наилә, бугазлары кычытуны баса алмыйча, торып-торып сөт эчеп килделәр. А.Гыйләҗев. Кешеләр бу якка торып-торып карый башладылар. Г.Гыйльманов

2) Вакыт узган саен көчлерәк булып. Гасыйм Сәлахович торып-торып аптырый: әллә бу хатыннар кырык биштән узгач психически үзгәрә башлыйлар микән? Ә.Еники. Дөньясы тәмам түгәрәкләнгән кеше сыман диваналанып утыруын гына күрче син! Торып-торып хәйран калырсың, билләһи! М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә