ТОРЫМТАЙ и. монг. зоол. 1) Лачыннар семьялыгыннан вак кимерүчеләр һәм бөҗәкләр белән туклана, бик җитез оча торган кечкенә ерткыч кош; русчасы: пустельга. Куй көтүем суга төште, Сөләйман аксак куа төште, Карагай калпак каплый төште, Торымтай эзли төште. Табышмак. Кош тырнагы тимәгән, Күк лачын да типмәгән, Ул кош булыр торымтай. Н.Исәнбәт 2) күч. мыск. Озын аяклы кеше |