ТОРЫМНА’Н-ТОРЫМГА рәв. сөйл. 1) Әледән-әле, вакыт-вакыт, еш кына. Вәдүт Юнусович торымнан-торымга күкрәкне каты иттереп кыса. З.Хәким. Гаиләдә торымнан-торымга була торган ызгыш-талашларның сәбәбе кайчакта онытыла, чөнки ир-хатын еш кына бөтенләй сәбәпсез ызгышалар, ә талашу урыны күңелгә уелып кала. А.Гыйләҗев. Кешелек дөньясында мәңгелек бер парадокс хөкем сөрә: дөньяга бәхетле булырга --- килдем, дигән уй-хыялы бичара адәм баласын гел тынгысызлыкта тота --- һәм торымнан-торымга хәсрәт дәрьясына тотып ата ---. Сөембикә 2) Бербуй, буеннан-буена, тоташ. Аннан, аларның дисәтинәләре дә, безнең авыл байларыныкы кебек, торымнан-торымга түгел. Т.Гыйззәт 3) Урыны-урыны белән. Баткак җир өстенә агач түшәлгән тар гына юлдан ике автомашина кара-каршы узарлык түгел. Андый урыннар торымнан-торымга гына. Ш.Маннур. Балага, кайда торымнан-торымга бер арбадан икенчесенә, ә кайда исә тәпи-тәпи дә үтәсе булыр ахрысы... Р.Гаязетдин |