ТОРЫМБАШ и. 1) диал. Кисәү, янып бетмәгән утын яркасы, кисәү башы; янгыннан калган агач кисәге; су сибеп сүндерелгән утын. Ялгыз торымбаш ялынсаң да янмас. Мәкаль. Кулларына утлы торымбашлар тоткан ике кеше ике якта тора. Н.Фәттах. Күрәсең, алар эштә чакны көтеп кенә очырылган кызыл әтәч йорттан торымбашларны гына калдырды. А.Хәлим 2) биол. Янган шырпыга охшаш ашлык гөмбәчеге, арыш анасы |