ТОРЫКЛЫ с. 1) Билгеле сандагы яки сыйфаттагы торыгы (2 мәгъ.) булган. Корыч конструкцияләр сәнәгый биналарда, озын торыклы җәмәгать биналарын япканда, күпер һәм эстакадаларда, каланча һәм мачталарда, --- һәм башкаларда кулланыла. Төзү материаллары. Бүген ике торыклы (пролёт) күпер өчен субайлар сугыла. Шәһри Казан 2) Аяклы, ботлы. Ыргылып чабып китәргә әзер торган ак бәкәлле, озын торыклы ярсу кара айгырның дилбегәсен нык итеп тоткан килеш кучерда утырган егеткә Гали абзый --- игътибарлы караш ташлады. Г.Әпсәләмов. Ләкин ерак китә алмадылар, каршыларында могҗиза күренде: анда – сукмакта – гаҗәеп картина булып, җыйнак гәүдәле, озын торыклы җәнлек басып тора. М.Рәфыйков. Шулчак, бакча рәшәткәләренә сырышып диярлек, озын торыклы, салпы колаклы ала эт йөгереп үтте. Ф.Шәфигуллин 3) Билгеле терәге, баганасы булган. Бакча ягында, аллы-гөлле мәк чәчкәләре арасында, бер-ике умарта янында, бер башында авыр таш, тимер тәгәрмәч бәйләнгән сиртмәсен, һавада асылынып калган буш бидерәсен тотып, озын торыклы кое баганасы калкып утыра. Н.Фәттах. 70 – 80 яшьләр чамасындагы бер карт, мәсәлән, ниндидер озын торыклы велосипед өстендә урамның урта бер җирендә әйләнеп йөри. М.Мәһдиев 4) күч. Билгеле бер җирлеге, нигезе булган. Үземне халыкның дусты, аның чын баласы санап һәм аңарга ничек тә булса яхшылык эшләргә теләгәнлектән [китапларымны] яздым. Нык торыклы булып чыкканнармы алар, чирләшкәләрме? Ф.Хөсни |