ТОРЫК и. 1) Читән яки киртәнең ике казык арасындагы бүлеме, буе. Бары тик югары очтагы кибет янында берничә торык туры тыкрык сузыла. Х.Камалов. Шыр ачык урыс капка аша ишегалдына карагач, профсоюз Габделхәмит имәнеп китте: --- ак мунча урынында кисәү өеме пыскып утыра, ишегалды ермачланган, урыс капканың бер баганасы төптән кырт өзелгән, бер торык койма ауган ---. М.Мәһдиев. Араталары белән бергә бер торык койманы алдырта, җигүле ат шул урыннан ишегалдына кертелә. Т.Нәҗмиев 2) Ике терәк яки субай арасы. Лапас торыгына яңа кайчы утыртырга кирәк. Ф.Хөсни. --- басманың бөтен такталарын да алып ташлап тора алмады Миңнулла. Шулай да аргы як ярдагы бер торыгын алып ташларга өлгерде. В.Нуруллин. Тагын берничә минут һәм... боз-су ташкынына түзә алмыйча, күпер торыклары шартлап сына, ава башлый. Ф.Әмәк 3) Аяк, бот. [Поши баласы] колынга охшап бара: сыйраклары нечкә, торыгы озын. Г.Әпсәләмов. Ат озын торыкларын еш-еш хәрәкәтләндереп юырта башлый. А.Расих. Мәҗит исә, килеп ябышуы була, әле бер яклап, әле икенче кырыйдан озын торыгын китереп тыга, чалып аударырга тырыша малайларны. Ф.Сафин |