ТОРЫ’ЙК-ТОРЫЙК иярт. Торна кычкырган тавышны белдерә. Торыйк-торыйк торна тавыш бирсә, Нәкышь чиккән җебем чуала. Җыр. Кычкырдылар: «Торыйк-торыйк, Сезнең белән дуслар булыйк, тату яшик, бергә торыйк!» Г.Афзал. – Безнең якларга яңа язлар китерегез! – Ярар, – дигән торналар. – Торыйк-торыйк, юлда булыйк. – Шулай дип әйткәннәр дә күккә күтәрелә башлаганнар. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә