ТО’РФ МҮГЕ и. биол. Сфагнумчалар семьялыгыннан сабагы куе тармаклы, вак кына куе яфракчыклар белән капланган, торфлы сазлыкларда торф составын тәшкил итә торган сыек яшел, сары, коңгырт яки кызгылт төстәге сабак-яфрак үсемлек; русчасы: сфагнум. Торф мүгенең анатомик һәм гигроскопик үзлекләре йөзләрчә еллар буе рәттән аны бәйләвеч материал буларак файдаланырга мөмкинлек бирде. Урман аптекасы |