ТО’РФЛЫК и. Торф күп булган яки аны чыгара торган урын; торф ятмасы, торфлы сазлык. Бара торгач, Питрәч юлы өстендәге торфлыкка килеп чыктык. К.Кәримов. Шалкан, торма һәм гәрәнкә --- киптерелгән торфлыкларда барыннан да яхшы үсә. Йорт эшләре. Табылдыклар борынгы корылмага һава керүне тоткарлаган торфлык ярдәмендә яхшы сакланган. Мирас |