ТО’РФЛАУ ф. Туфракны торф белән ашлау, торф кертү. Мең гектар җирне торфлау

Торфлап бетерү Ахыргача, беткәнче торфлау. Тирә-яктагы басуларны торфлап бетерделәр

Торфлап карау Сынау максаты белән торфлау

Торфлап кую Алдан ук торфлау. Торфлап куйган урынга яшелчәләр утырту

Торфлап тору Әледән-әле яки хәзер, әле торфлау

Торфлый башлау Торфларга керешү. Урман буендагы басуларны торфлый башладылар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә