ТОРФ и. нем. 1) Сазлыклы җирләрнең өске өлешендәге череп бетмәгән үсемлек калдыкларыннан барлыкка килгән, ягулык, ашлама буларак яки төрле техник максатларда кулланыла торган масса. Каян торфын таптылар да, болынны киптереп, сөреп ташлау кайсы тилесенең башына килде икән? Ф.Бәйрәмова. Янган торфны сүндереп тә буладыр, ә менә утлы сүзнең көйгән эзе беркайчан бетми, юкка чыкмый. М.Маликова 2) сөйл. Шул массаны чыгару эше. Сер шул: торфка җибәрергә колхоздан кызлар сорыйлар. Ф.Яруллин |