ТОРУ ф. 1. 1) Аяк өстендә билгеле бер урынга баскан хәлдә булу (аяклы җан ияләре тур.). Кайтып киләм шулай, күрәм: безнең капка төбендә тарантаска җигелгән ат тора. Г.Галиева. Тукталдым. Борылып карасам – тротуарда ике кеше тора. М.Мәһдиев

2) Аяк өстендәге халәткә килү, утырган, иелгән, чүгәләгән җирдән аякка басу, аягүрә калку. Зифа, сикереп торып, колагын басып йөгерә. М.Фәйзи. Җәмилә Закировна, караватыннан торып, таягына таянып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп килде. М.Маликова. Хаммат, урыннан торып, Мөнирҗанга кулын гына биргән иде, соңрак түзмәде, кочаклап ук алды. Н.Әхмәдиев

3) Тирә-яктагы предметларга яки кешеләргә һ.б.га нисбәтле билгеле бер торышта булу. Секретарь кыз фикус гөле яфракларын ишеккә арты белән торган килеш чүпрәк белән сөртеп маташа. Ф.Садриев. Менә шулай тез чәнчеп, сирәк-мирәк миңа яны белән торган шифоньерга эленгән түгәрәк көзгегә карап, ярты сәгать утырам инде. Р.Кәрами

4) Гомумән тек, вертикаль халәттә булу (озын, озынча нәрсәләр тур.). Тракторның борын төбендә генә геологлар утыртып киткән әлеге багана тора ---. Г.Рәхим. Ә почмакта иске һәм килбәтсез шкаф тора иде. Г.Гыйльманов

5) Гадәттә баскан килеш берәр вазифа башкару. Капка төбендә сакта торган милиционер Тансыкны, кызганып, әнисе янына кертеп җибәрә. З.Зәйнуллин. Эштә арыган-талган ул, аннары озаклап чиратта торган, авыр әйбер күтәреп кайткан. М.Маликова

6) Нәрсә белән дә булса мәшгуль булу, берәр эш башкару. Кәрәзле балны әллә ничек тылсымлап кисеп торганда, лапыр-лопыр атлап, күн итекләренә балчык төяп, ир-атлар кайтып керде. А.Гыйләҗев. Ат кузгалагы белән ат тизәгенә бераз көрпә салып изеп торганда, Сабир мөртәт салмыш баш белән сиздермичә килгән дә Зәйтүнәнең артыннан тоткан. Р.Батулла

7) Янда, алда, каршыда булу. Печән базарында, кибет алдында торучы кечерәк малайлар, аю күргән кебек, бу гаҗәп кыяфәтле адәмнең артыннан иярә башладылар. Ш.Мөхәммәдев. Чиләкләп-чиләкләп, җирнең үзәгенә үткәреп яуган тоташ соры яңгыр стенасы көне буе күз алдында торды. Х.Ширмән

8) Тукталган хәлдә булу. --- станциядә урын юк, --- анда нинди дә булса башка поезд тора. А.Алиш. – Хәзер күрсәтәм мин аларга күрмәгәннәрен! – дип, машинасын бип-бип кычкыртып, Әнәс юлда торган пошига таба якынлашты. А.Хәсәнов

9) Кайда да булса яшәү, гомер кичерү. Без бер-беребезне бик аз белә идек, Дәүләкән кебек кечкенә җирдә торсак та, юньләп аралашканыбыз булмады. Ә.Еники. Юлга чыктык диюем шуннан: инде әйтүемчә, Абдулла абзыйлар күрше авылда торганлыктан, безгә аз дигәндә ике чакрым юл үтәргә кирәк иде. Г.Галиев

10) Билгеле бер торакта урын алып яшәү. Куянак исемле станциядән аз гына читтәрәк бер казармада тора идек. Ш.Камал. Буйдак очучылар барысы да бер үк тулай торакта торалар. Р.Мөхәммәдиев

11) Гомумән яшәү, гомер кичерү. Килен генә булып торыр өчен яшь чакларым үтте бит инде, үз балаларым җитеп килә, алар өчен торасым килә минем. Ә.Еники. – Озак тормас ахры, Мәрьям, Илмирыңны йөгерт Шәмгыя карчыкка. «Ясин» чыксын, – ди әни. А.Хәйретдинова

12) Билгеле бер шартларда яшәү. Синең якташларың ник Харбинда торып калды да, ни максаттан син берүзең Япониягә килдең? В.Имамов. Хатын бик теләп ахирәттә – ире янында торып калган. Г.Гыйльманов

13) Гаилә корып яшәү; көн итү. Бергә кушылу, бергә тора башлау турында алар бер генә мәртәбә дә сөйләшкәннәре юк иде. «Кил, Розочка, бергә тора башлыйк», – дию әллә ничек шыксыз, ятышсыз булып чыгар иде. Г.Кутуй. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофёр егетнең, өйләнешеп, матур гына торуларын --- күрергә була. Ә.Еники

14) Уяну, уянып аякка басу. Әниләре ачы таңнан торып эшкә китә. М.Хәсәнов. Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте ---. М.Мәһдиев

15) Билгеле бер урынны биләү. Үзәнлекнең бер кырыенда кечкенә авыл тора ---. Р.Вәлиев. Үр өстендә, урман кырыенда, Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. М.Галиев

16) Берәр пункттан билгеле бер ераклыкта булу. Галия, волбашкарма йортыннан чыгып, волостьтан бер генә чакрым ераклыкта торган авылына табан атлады. Һ.Такташ. Саратовның татар гимназиясеннән Радищев урамы белән аскарак төшсәң, гимназиядән әллә ни ерак түгел Хәдичә әбинең өе тора. В.Ильясов

17) Билгеле өлешләрдән оешкан, җыелган, төзелгән булу. Халык ботка түгел, халык бик күп шәхесләрдән, кабатланмас берәүләрдән тора... А.Гыйләҗев. Коръән Кәрим төрле озынлыктагы 114 сүрәдән тора. А.Тимергалин

18) Нәрсәдәндер гыйбарәт булу. Тормыш гыйбрәтләрдән тора шул. А.Хәсәнов. Ничаклы ваемсызлык, үз-үзеңне гафу итмәслек мәгънәсезлек! Ләкин бу мәгънә нидән тора соң? А.Вергазов

19) Берәр урында билгеле бер вакытка, билгеле бер хәлдә тукталып калу, тоткарлану. Элекке көннәрдә Мансурның аерылышканнан соң да капка төбендә беркадәр басып торганлыгын белгәнгә, бүген бер минут тормый кайтып китәргә кушты. Г.Әпсәләмов. Әмма Иргали абый конторада әллә ни озак тормады, ниндидер куанычлы хәбәр ишеткәндәй, күтәренке күңел белән борылып та кайтты. М.Хәсәнов

20) Саклану, сакланган хәлдә булу. Узган айда затлы күлмәк алган иде... Эшләмәгә иренә, ашамага көсәнә, дими чараң юк, үзенә һаман әйбер кирәк... Кулында акча тормый икән моның... Р.Кәрами // Билгеле бер урында сакланып кала алу. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, бал кортының кәрәзе акмаган. А.Алиш

21) Билгеле бәягә сатылу, билгеле хакта, бәядә булу. Хуш, мондый сәгать күпме тора, сезнеңчә? А.Тимергалин. Быел ике йөз илле сум торган сыерны киләсе елга биш йөзгә дә табып булмавы мөмкин... В.Нуруллин

22) Алыштырыла алу, бәясендә булу, нәрсәгәдер бәрабәр булу. Бер галим мең наданга тора. Мәкаль. Бал бик зәһәр иде, чынлап та коньякка торырлыгы бар ахрысы. Х.Камалов. Бер матур җөмләсез роман язганчы, бер матур романга торырлык җөмлә язуың хәерлерәк. Р.Миңнуллин

23) Билгеле бер хәлдә, халәттә булу. Ә эш болай тора иде: гыйльми совет җыелырга өч көн кала гына кемдер, әгәр Марат Вәлиевич уңышлы якласа, аны профессор Хәсбиев урынына тәкъдим итәләр икән, дип хәбәр тараткан. М.Мәһдиев. – Мәсьәлә менә болай тора, – дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач. В.Нуруллин

24) Билгеле бер хәлдә, халәттә вакыт үткәрү. Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен. Дәрдемәнд. Көз җиткәч --- каеннар яфрак коялар, --- ялангач ботакларын салындырып, моңсулыкта торалар. Ш.Хөсәенов

25) Чиратлы процедураны үтү. Комиссия торам да яңадан сугышка китәм. Ш.Маннур

26) күч. Билгеле бер сыйфатта, фикердә, карашта булу. --- икенчеләре --- җинаятьчеләрне бик каты хөкемгә тартырга, хәтта авылдан сөрергә кирәк, дигән фикердә тордылар. Х.Ибраһим. Муса Җәлил хакында истәлекләремне искәртүне үтенгәч, аңа карата нинди яхшы карашта торуымнан башлап китеп, Һади Такташка күчкәнмен ---. Ф.Яхин

27) күч. Кемгә дә булса карата билгеле фикереңне, эчке сыйфатыңны, мөнәсәбәтеңне белдерү, чагылдыру. Без – бу урында яңа кешеләр, барысы да безгә сынап карыйлар, шулай булгач, күршеләргә ачыграк, йомшаграк тору безнең үзебез өчен кирәк ләбаса! Ә.Еники. Ни дисәң дә, галим халкы тормыштан еракта тора, аңардан аерым яши шул. Ф.Яхин

28) күч. Билгеле бер ялгыш фикердә, уйда булу. Мин аны Йосыф абзый дип торам, ә ул Саҗидә мәлгунь икән! М.Галәү. Асылгәрәй картны кайтаралар дип торганда, Маһинур абыстайны алырга килүләре барысын да шашындырды, куркытты. Ф.Бәйрәмова

29) күч. Юклык формасында (дип тормау) нәрсәгә дә булса яисә ниндидер шартларга карамау, игътибар итмәү; теге яки бу сәбәпкә карап, берәр эшне үтәүдән тукталып калмау, куйган максаттан чигенмәү. Директор өнәп бетерми дип тормадылар – кызлар яраттылар әле үзен. М.Мәһдиев. Бабай, кыз аңлыймы, юкмы дип тормады, чип-чиста татарча эндәште. А.Әхмәтгалиева

30) күч. Билгеле дәрәҗәдә, позициядә булу; нәрсәгә дә булса билгеле мөнәсәбәттә булу. Мин эш-белем ягыннан алдынгы ирләр белән бер югарылыкта торган --- татар --- хатын-кызларын беләм. Г.Кутуй. Ә милләт язмышы кебек иҗтимагый мәсьәләләргә әлегә авторлар битараф, алар игътибардан читтә тора. А.Әхмәдуллин

31) күч. Саналу, исәпләнү. 1917 ел түнтәрелешенә кадәр төрки халыкларның мәдәният һәм мәгърифәт Мәккәсе булып Казан шәһәре торды. Т.Галиуллин

32) күч. Кем яки нәрсә өчен тырышу, көрәшү, шуны хуплау, яклау, шул яклы булу. Ничек үлим, Берләр – меңнәр өчен, Меңнәр берләр өчен торганда?! Һ.Такташ. Бармы бездә милләт өчен торган җитәкче?

33) күч. Киләчәктә үтәлергә, башкарылырга тиешле булу. --- бәрәңге алу башланды гына, алда чөгендер тора, тыгызга туры киләчәк. М.Маликова. Алда госэкзаменнар тора бит, диплом язасы бар. А.Хәсәнов

34) күч. Нинди дә булса мәсьәлә берәр нәрсәгә, шәхескә яки объектның берәр сыйфатына бәйле булу. – Алдавын алдар идем дә, алдар капчыгым өйдә калган, мин килгәнче бу каенны аудармыйча терәп торсаң, атың белән барып алып килер идем, – дигән Алдар. – Бар, бар, – дигән бай, – каеннан эш тормас! Әкият. Самолёт эчендә үк һәлак булмасаң, парашюттан файдаланып исән калырга тырышу үзеңнән тора. Ф.Хуҗин

35) күч. тормау юкл. форм. Төп мәсьәләне хәл итү хакына кыенлыкларны, киртәләрне һ.б.ш.ны җиңеп чыгарга әзер булу. Вәгаләйкемәссәлам, Әхмәтфаиз агай, киләсе җомгада бер әйләнә алмассыңмы? Минем Зәйнәгытдингә биш яшь тулып килә бит. Хакыннан тормас идек... М.Мәһдиев. – Бәясеннән тормам, яса миңа да шундый тәрәзә йөзлекләре, – дип мөрәҗәгать итте җитәкче. Р.Мөхәммәдиев

36) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса тугрылыклы булу, чигенмәү, тайпылмау. Әллә берәрсе каршы алырга вәгъдә итеп тә сүзендә тормадымы? М.Маликова. Бер елдан, әйткән вәгъдәсендә торып, кайтып та төште. З.Мурсиев

37) күч. гади с. Нәрсәне дә булса эшләүнең кирәге, әһәмияте, дәрәҗәсе булу. Бер соратуга килми, ике соратуга тормый. Әйтем. Дошман булса – булсын икән булырдае, Сугышканда дәрәҗәңә торырдае. Н.Исәнбәт

2. ярд. ф. 1) Эш яки хәлнең даими булып торуын, системалы кабатлануын белдерә. Бәлки, тагын берәр кат эшләргә туры килер әле. Өр-яңа уйлар, фикерләр килеп тора. Ф.Яруллин

2) Төп фигыльдә белдерелгән эш-хәрәкәтнең яисә халәтнең өзлексез дәвам итүен, бертуктаусыз булуын белдерә. Парашаны тәүлеккә бер мәртәбә генә чыгаралар икән, сасы сыекча мичкәдән ташып, идәнгә агып тора. Р.Мостафин. Шуның өстенә көне-төне берничә атом реакторы эшләп тора, көне-төне тирә-якка радиация тарала. Ф.Бәйрәмова

3) Эшнең билгеле бер моментка, эш-гамәлгә, вакыйгага кадәр башкарылуын белдерә. Ә аңарчы әле бер атна вакыт бар: әйбәтләп әзерләнә торыгыз! В.Нуруллин. – Пока Каенсарда пионер лагеренда эшли торырсың, сентябрьдә күз күрер, – диде ул. Г.Әдһәм

4) Төп фигыльдән соң да/дә, та/тә кисәкчәләре белән килеп, нәрсәнең дә булса озакка сузылуыннан ризасызлыкны, пошынуны белдерә. – Җепнең монысы, минемчә, бик үк әйбәт булмады, чуала да тора, көчкә рәткә китердем, – диде мулла хатынына. М.Галәү. Фаяз, үзенең болай конкрет сөйләп, эшне чуалтканын сизгәндәй булды. Бераз шомартырга, юмор кушарга кирәк булган бит. Әй бу турыдан яру, нәләт, аңа комачау итә дә тора, хәерсез. Ф.Садриев

5) Аналитик фигыльләр составында кабатлаулы үткән заман формасын көчәйтеп килә. Кызыбрак киткән чакларында Шаһи карт киявенә тагын да катырак сүзләр әйткәли торган булган. Г.Әпсәләмов. Гаиләдә ата-ананың музыкага битараф булмавы да роль уйнагандыр, бәлки. Аның әтисе Шәриф агай «русский строй»да яхшы гына уйный торган булган, әнисе Мәфрүзә дә җырларга яраткан. М.Макаров

6) Берәр эш яки шөгыльне башларга әзерләнгән яки ниятләнгән хәлдә булу. Кызын беләсез, шәһәрдә кызлар мәктәбендә укыган. Көймәләргә утырырга торганда гына көчле давыл куба. М.Хәбибуллин. Мәкаләне язып җибәргәнгә дүрт көн үткәч, кичке ашка барырга торганда гына, рота командиры капитан Мачков мине үз янына кәнсәләргә чакырып алды. В.Нуруллин

7) Юклык формасында катгый инкяр итүне белдерә. Уйлап та торма – бар да кер! Сөйләп тә торма: барыбер тыңламыйм!

8) Төп фигыльдә белдерелгән эш-хәрәкәтнең яки сыйфат-халәтнең берара яисә вакытлыча булуын, дәвам итүен белдерә. Ә таң аткач, --- [утлар] кайдадыр куышларда посып, көнозын яшеренеп торалар да, төн булгач, яңадан йөгереп килеп чыгалар ---. Г.Әпсәләмов. Ишан авырып тора икән. З.Зәйнуллин

9) Билгеле бер үзенчәлекле халәттә булуны ассызыклый. Ләкин моның уңышсыз очланасын Тамара алдан ук белеп торды. М.Мәһдиев. Ул бит ничек бетеренүемне күреп торды. М.Кәбиров

10) Берәр үзгәрешсез, даими сыйфатны белдерә. Тәрәзә төбендә, Мотаһирның үз өендәге кебек кызыл чәчәкле кына гөле яки бүрек хәтле яран түгел, ниндидер ят гөл үсеп утыра. Ят булса да, ул барыбер өй эчен ямьләп тора иде. Р.Кәрами. Озынча йөзен тукмак борыны бозып тора... М.Маликова

11) Эш-хәрәкәтнең нәкъ хәзерге моментта башкарылуын яки билгеле бер үзгәрештә булуын белдерә. Без бүген Солтангәрәй байлар белән юлга чыгарга ниятләп торабыз. Т.Гыйззәт. Минем күңелдә бер уй туып тора бит әле. Г.Ахунов

12) Төп фигыльдә белдерелгән гамәлнең кирәксез, әһәмиятсез, кыска вакытлы булуын белдерә. Ачуым килеп китте, нигә әле мин бу кешедән куркып торам, дигән уй белән, кыза төшеп, туп-туры үзенә әйттем: – Мин партия боерыгын яклыйм, беләсегез килсә. Ә.Еники. Әле яңа гына дөнья күргән япь-яшь агач булгангамы, авырып та тормады диярлек, әрсезләнеп, бик тиз тамыр җәйде. М.Шабай

13) Берәр эш-гамәлгә әзер булу, шуны башкару алдында булу. Заһид әле, армиядән кайткач, эшкә кермәгән, барып сорар җире юк, Фәнияр берничә айдан китәргә тора. Ф.Яруллин. Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! В.Нуруллин

14) Эш-хәрәкәтнең ихтималлыгын белдерә («мөгаен» мәгънәсендә килә). Көтү чираты да якынлаша торгандыр инде. М.Мәһдиев. --- балалар күңеленә юл табу, аңа үтеп керә алу бәхете бик сирәкләргә генә тия торгандыр. Р.Миңнуллин

15) Билгеле бер карашта, фикердә булу. Мин Казанга кайткач та, мөгаен, барып чыгарбыз дип торам. Х.Туфан. Романны, Алла боерса, Ходай насыйп итсә, Аллаһы Тәгалә илһам бирсә, тагын бераз көч бирсә, озакка сузмый гына төгәлләрмен дип торам. Р.Миңнуллин

16) Төп фигыльгә ялганып, билгеле бер эш-хәрәкәтнең бик озак дәвам итүен белдерә. Дөрестерме-түгелдерме, берзаман эштән кайтканда йоклап киткән бу. Әй бара, әй бара икән, бара торгач, районның икенче башына барып чыккан, имеш. Ф.Яруллин. Коръән тәрҗемәләрен һәм тәфсирләрен кат-кат укый торгач, чыннан да аның могҗиза икәненә ышанасың. Р.Батулла

3. бәйл. функ. 1) Кире бәйләнешле җөмләләрдә бәйлек «шуңа карамастан» мәгънәсен белдерә. Бу җүләр дә инде, минем шикелле, бүләккә кызыгып, кызның начар икәнен белә торып, бергәләшеп мактый. Г.Камал. Гайрәтең ташып торган ир була торып, баш өстеңдә түбәң, теш араңа кыстырырлык бер кабым икмәгең булмасын инде, ыстырам! М.Хәсәнов

2) Юклык формасында килеп, берәр нәрсәгә карата «булмастан (булдырмастан) элек, эшләмәстән элек» дигән мәгънәне белдерә. Яңа чәчкечләр кайтмыйча торып, тагын бер-ике агрегат җибәрмичә торып, берни барып чыкмаячак. Н.Фәттах. Без аңардан үрнәк алабыз: оккупантларны бетерми торып, ир-ат халкы белән мөнәсәбәткә кермәскә ныклы сүз куештык, һәм без үз сүзебездә торачакбыз! Х.Камалов

Тора тор к. торып тор. Минһаҗетдин алманы алыйм дигәндә генә, йомыркачы: – Тукта, тора тор әле син! – дип, алманы Миңсылуга бирде. К.Тинчурин. Ул --- ашыгып баскычка менде. – Япмале, кызым, тора тор, – диде ул, Мәрьямгә кычкырып. Н.Фәттах. Торган саен Вакыт үтү бәрабәренә артып, зураеп, көчәеп, көчәя барып. Хәленең дә торган саен авырайганнан-авырая баруын тойды. М.Хәсәнов. – Егылып төшсәң, дөньяда убырлы карчык кимер, – дидем мин, басманы торган саен ныграк тирбәтеп. Ф.Яруллин. Авыл җирендә яшәүче һәр кешенең бердәнбер булуына торган саен күбрәк инана барам. З.Хәлиуллина. Торып калу Гадәти хәлендә кала бирү. Алынмаган унбиш сутый бәрәңгесе бүген дә шулай түтәлендә торып калды. В.Нуруллин. Торып тор Ашыкма, кабаланма, азрак көт. [Марат:] Сәрвиназ-каракаш! Чак кына торып тор, сүземне тыңла... А.Гыйләҗев. Фәләх конфет каптырмакчы булган иде, Гасимә: – Торып тор әле, чатнауны басмады бу, – дип, тагын бер рюмка эчте. В.Нуруллин. Торып тору 1) Үз нәүбәтен яки берәр эш беткәнен һ.б.ны бераз көтү, кичектерү. [Әхмәт:] Тукта әле, ул кадәр ашыкма. Теге эчкәне бераз урынына урнашсын. [Шөҗаг:] Зарар юк, зарар юк, алайса, бераз торып торсын. Г.Камал. Кияү егет тә, башкода да булдым, кыз да урлаштым. Шулай бервакытны... Ярый, анысы хәзергә торып торсын, соңыннан сөйләрмен. Г.Бәширов. Тимербулатның башы әйләнеп киткән кебек булды. Тукта, нәрсә диде әле бу хатын, Сигнал бездә торып торсын, дидеме. Ф.Бәйрәмова; 2) Игътибардан читтә булу. Санаторий-профилакторийлары торып торсын әле! Бешәлектәге кебек саф һава тагын кайда бар? С.Шәрипов. Торып-торып төрҗәгун 1) Бер үк нәрсәне кат-кат сөйләү, инде хәл ителгән мәсьәләне яңадан күтәрү турында. [Илдар:] Аннан инде, син торган хуҗаның капка төбенә утырып, таң атканны да сизми кала торган идек... [Дания:] Тукта әле, торып-торып төрҗәгун, дигән шикелле, ни өчен син аларны хәзер миңа сөйләргә булдың? Т.Гыйззәт. Кәшифә --- өзелгән сүзне ялгап, Мөкәррәмәгә киңәш-табыш итәргә дә җитеште: – Торып-торып төрҗәгун, ди, Өммия сиңа көндәш түгел, үскәнем, ул налуг Газраилен эләктерде инде, – диде. М.Әмирханов; 2) Тора торгач, көтмәгәндә, урынсыз бер сүз әйтеп кую турында

Тора башлау Торырга ниятләү, тору хәрәкәте ясау, кузгалу. Авылда фатир таба алмагач, Ханәфи шул өйдә тора башлады. В.Нуруллин. – Каяле, кая, кызымны карыйм әле, – дип, Зәйтүнә кулын сузган гына иде, беренче өстәлдә ятучы Саимә, әллә саташып, әллә авыртуы басыла төшеп, урыныннан тора башлады. Г.Галиева

Тора бирү Бернигә дә карамыйча торуны дәвам итү. Гөлниса баскан урынында каткан кебек тора бирде. М.Хуҗин. Искәндәрнең стаканы тулы килеш тора бирде. Р.Вәлиев

Торып алу Кыска вакыт эчендә, бераз тору. Солтан К.Насыйри урамнары чатындагы (6/12), аннары Миславский урамындагы (3) йортларда торып ала ---. Р.Әмирхан. Шагыйрьнең авылга кайтып, Өчиледә торып алуы вакытын мин үзем дә «Тукайдан хатлар» әсәренә нигез итеп алган идем. Татарстан яшьләре

Торып карау Тору мөмкинлеген сынау. Безнең авыл малайларыннан кем торып караган мондый бай өйдә? Г.Бәширов. Торып кара миннән башка гына, белерсең ир кадерен. Н.Хәсәнов

Торып килү Акрынлап тору; тора башлау. Пәрдәсе тартылмаган тәрәзәдән Нагорный бистәсендә торып килгән кояшның нурлары үтеп керде. Р.Рахман. Торып килгән җиреннән кулы таеп, Сәрия башы белән тимер карават читенә бәрелде. Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә