ТОРТ и. ит. кулин. Төче камырдан май, йомырка, бал-шикәр, крем, җиләк-җимеш һ.б.ш. кушып пешерелә торган татлы ашамлык. Ул бит гел безнең түрдә булды, мин ясаган тортларны ничек мактый-мактый ашый иде. Х.Камалов. Ирек аның кулына шоколад тоттырды. Өстәлгә түгәрәк тортны алып куйды. – Торт белән чәй эчәсеңме, кызым? Ф.Садриев |