ТОРПЕ’ДА и. лат. Сигара формасындагы үзйөрешле һәм үзидарәле снаряд, мина (диңгез сугышларында һәм тыныч хезмәттә дә кулланыла). Немец торпедалары көймә яныннан бер-бер артлы ун мәртәбә сызгырып узып киттеләр. Г.Әпсәләмов. Труба аша забойга торпеда төшерергә һәм колоннаның аскы өлешен шартлатырга карар кылынды. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә