ТОРНА и. зоол. 1) Торна кошлар семьялыгыннан озын сыйраклы, озын муенлы һәм озын томшыклы саз кошы. Камышлы күлләрдә, елга буйларында бала чыгарырга җыенган аккошларның, кыр казларының һәм торналарның --- моңлы чыр-чуы, гүелдеге яңгырап торды. Н.Фәттах. Торыйк-торыйк торналар очып үтсә, Һәдия өчен үзе бер вакыйга. Г.Якупова 2) күч. Озын аяклы яки озын буйлы, ябык кешегә карата әйтелә. Әйт миңа теләсәң нинди сүз! Бәрәңге сабагы диген, борчак саламы диген, торна диген, колга диген – теләсәң ни әйт. Тамчы да ачуым килми. И.Гази. Озын аяклы, озын муенлы бу кешене авылда Торна Хәйри дип йөртәләр. Г.Гыйльманов ◊ Торна сыйрак Озын аяклы кеше. [Шакир бабай] башын аска салып торган Мухинга текәлеп: – Эх, торна сыйрак, торна сыйрак! Нәстә әйттем мин сиңа? – дип, катырак итеп әйтеп куйды. Ә.Айдар. Торна сыйраклы к. торна сыйрак. Бу кош борынлы, торна сыйраклы, һәрвакыт, кара күзлек киеп, күзен качырып йөрүче --- елгыр урысның чын исеме Дима иде ---. А.Гыйләҗев. Торна тәпи алып килү Йөри, атлый башлау (балаларга карата). Минем улыма, кара борыныма, торналар тәпи алып килде. А.Гыйләҗев |