ТОРМЫШЧАН с. 1. Тормышта була торган, гадәти тормышка туры килгән. Зөләйханың авылда ире һәм балалары, якыннары арасында, соңыннан руслар кулында яшәве чын тормышчан шартларда бара, аларда тормышчан дөреслек өстенлек итә. А.Әхмәдуллин

2. рәв. мәгъ. Тормыштагыча, реаль итеп. Менә бу хәл инде артистларның никадәр тормышчан итеп, бөтен шартын туры китереп уйнаулары хакында сөйли. Р.Корбан. Язучы әсәрендә 1917 елгы революциядән соң, яңа тормышта урын алу өчен, кайберәүләрнең иң якын һәм кадерле кешеләреннән дә баш тартырга мәҗбүр булуларын тормышчан сурәтли. Р.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә