ТОРМЫ’Ш ИТҮ ф. 1) Көн итү; яшәү. Искелек, --- кешелекнең тормыш итү тәҗрибәсе, органик төстә яңалык белән берләшергә, яңалык такыр җирдә түгел, шул тәҗрибә нигезе өстендә корылырга тиеш. Р.Вәлиев. Халык, бергәләшеп, яңа урында тормыш итә башлаган ---. Ф.Гарипова

2) Гаилә корып яши башлау, яшәү. Шул көннән алып, Габәш белән Зарифат матур гына тормыш итә башлыйлар. Р.Батулла. Гөлшат белән аны сеңлесе таныштырды, әйбәт кыз, диде. Әйбәт дигәч, Миндар өйләнде. Тормыш итәр өчен әйбәт хатын кирәк икәнен ул белә иде. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә