ТОРМЫШ и. 1) Кешенең җәмгыятьтә яшәү хәле, яшәве; хәят, яшәеш, тереклек. Акыллы, гадел, тормышның ачысын-төчесен хәтсез татыган Гөлниса апа кызына гына ишетелерлек итеп болай диде ---. М.Хәсәнов. Казан арты җирләре Болгар дәүләте составына кергән һәм иҗтимагый тормышта әһәмиятле роль уйнаган. Ф.Гарипова

2) Чынбарлык. Сөйлисем килгән вакыйга, чыннан да, тормышта булган хәлләрдән, һәм алар кешеләрнең ниндилеген, кемлеген аңлар өчен файдага ярарлык мисаллардан кебек тоелдылар. Ф.Яхин. Ата-бабаларыбыз киемне үз гореф-гадәтләре һәм зәвыкларына туры китереп кабул иткән, аннан соң, тормыш таләпләреннән чыгып, үзенчә яңарткан. Сөембикә

3) Яшәү, тереклек итүнең билгеле бер иҗтимагый тирәлек шартлары. Иске тормышны үтәли чәнчеп алырбыз, Алырбыз да яхшы гына җир астына салырбыз. Һ.Такташ. Ә соңынтын Тугаш карт авыл тормышының, җир кешесенең, бер яктан, искиткеч гади, икенче яктан карасаң, баш җитмәслек хикмәтле, фаҗигале икәнен, озак кына тавыш-тынсыз калып, тагын да тирәнрәк аңлата төште. Ә.Баян

4) Шәхеснең җәмгыятькә мөнәсәбәтле рәвештә, җәмгыять эчендә формалашкан яшәү үзенчәлеге. Гөлшәһидә Маһирә ханымның шәхси тормышын бик аз белә иде. Г.Әпсәләмов. Фәритнең, гаилә тормышы саф мәхәббәткә корылырга тиеш, дип дәгъва итүенә әйләнә-тирәдәгеләр ниндидер бер кылану дип кенә карыйлар. А.Расих

5) Яшәүнең матди шартлары, билгеле көнкүреш рәвеше. Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер-берсенә кардәш булуларын, элекке иркен тормышны, Ак хан, Кара хан турындагы бабайлар сүзен – барысын да искә төшерде ---. Н.Фәттах. --- симезлек мул, тәрбияле тормыш билгесе түгел, киресенчә, чама белмәү билгесе дип табылды. Сәламәт булыйк!

6) Гомер, язмыш. Эх, тиле баш, болай минем бөтен тормышым бер үкенечле ахмаклык кына булачак бит! Х.Камалов. Сылу бит аны күңеле, уйлары белән генә түгел, бөтен тормышы, сулышы белән сагына. М.Мәһдиев

7) Билгеле вакытта яки шартларда яшәү чоры. Күчтавылдагы тормышын искә төшергәндә генә түгел, Янтыкта үткән бала чаклары турында сөйләгәндә дә, аның телендә гел атлар булды. Н.Фәттах. Гөлшәһидә үзенең Акъярдагы тормышын бик үк сөйләргә теләмәсә дә сөйләми булдыра алмады. Г.Әпсәләмов

8) Гаилә, гаилә корып яшәү хәле. Аның яшендәге кайбер кызлар тормышка чыгып, бала үстереп яталар. Ф.Яруллин. Ул аңлады: үз бәхете, үз рәхәте турында гына уйлаган ятим кыз ир белән хатынның тормышын җимереп ташлады, аны ялгыз калдырды. Р.Габделхакова

9) Тереклек итү, тере булу, яшәү хәле. Нефть – җирнең каны, куәте, нефть – җирдәге тормыш, тереклек. А.Гыйләҗев. Ераккарак күз салсаң, кая карама утлар балкый, торбалардан төтен чыга: шәһәр үз гаме белән яши, тормыш, тереклек итү бер генә минутка да тукталып тормый. Р.Кәрами

10) күч. Җанлылык, хәрәкәт, ыгы-зыгы. Галиянең йортында --- көне-төне шау-шулы тормыш, күңелле тормыш кайнаганы ерактан ук күренеп тора. Н.Фәттах. Казан хастаханәсенә килү --- аралашу офыгымны киңәйтеп җибәрде. Тормышым кайнап тора башлады. Ф.Яруллин

Тормыш иптәше (юлдашы) Гаиләдә ир яки хатын (бер-берсенә карата). Исәнбаев – әйбәт егет, мине үзенә кияүгә чыгарга соравы да хак. Турылыклы тормыш иптәше һәм балаларыма кайгыртучан әти булачагына да ышанам. С.Сабиров. Тормышка чыгу Иргә (кияүгә) чыгу. – Әлбәттә, – диде ул, – тормышка чыгу, бүтән берәү белән тормышыңны бәйләү – йөрәк эше ул, ә йөрәккә кушып булмый, ул үзе аны теләргә тиеш. Ә.Еники. Тормыш кичерү к. тормыш итү. Шулай итеп, ике ыру кешеләре, кайгы, талау күрмәенчә, тыныч кына, тату гына тормыш кичергәннәр. Н.Фәттах. Адәм балалары бер-берсен өнәп бетермиләр, бер-берсенә түзеп тормыш кичерәләр. Ф.Садриев. Тормыш кору Гаилә кору. Тормыш корып җибәргән көннән башлап, Ләйлә белән Гайфулла арасында тыенкы мәхәббәт яшәп килде. Ф.Яруллин. Тормыш көтү к. тормыш итү. Сугыш вакытында фрау Эльзага авыл җирендәге кечкенә генә хуҗалыгы белән тормыш көтәргә туры килә. А.Тимергалин. Дөньяның рәтен белә Гайнуллин, ә яши белгән кешегә урман кирәк. Тормыш көткәндә дә, ял иткәндә дә. М.Маликова. Тормыш кушу Яшәү, көн итү кирәклегеннән чыгып, авыр, кыен бер эш башкарырга мәҗбүр булу. Тормыш кушкач, яңа төзелеп яткан Баракларга карап атладык. Х.Җәгъфәр. Көнгә ике юл – моны безгә әни түгел, тормыш куша. Ә без тормыш кушканны үтәргә өйрәнгән. Ә.Гаффар. Тормыштан артта калу 1) Искергән карашлар белән яшәү. Хәтимәнең әнә шундый борынгы алымнарыннан, сүзләреннән Кәрам, тавышын чыгармаска тырышып, авызын каплап көлеп утырды. --- Ул хатынының шулай тормыштан артта калуына хәзер генә төшенә башлады кебек. Ш.Бикчурин; 2) Нинди дә булса яңалыклардан хәбәрсез калу. – Монысын да минем ишеткәнем юк бит, Гөлшәһидә, – диде Вера Павловна, гаҗәпләнеп. – Бөтенләй тормыштан артта калып барам. Күптән кайтканмы соң? Г.Әпсәләмов. Үзе ул тормыштан артта калган кеше түгел, шактый гына укыган. Өстәвенә көндәлек матбугат белән дә кызыксынып бара. Ф.Яруллин. Тормыш юлдашы к. тормыш иптәше. Радмир – аның ире, ничә ел гомер иткән тормыш юлдашы. Х.Мөдәррисова. Тормыш юлы Гомер. Берүзе биш кешегә җитәрлек тормыш юлы үткән, дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган бу кеше белән сөйләшү – үзе бер гомер. М.Хәсәнов. Шул вакытта мин тормыш юлында очраган юньсез кешеләрне (алар инде миңа очраштыргалаган иде) уйлап алдым. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә