ТО’РМОЗЛАУ ф. 1) Транспорт чарасының хәрәкәтен берәр механизм яки җайланма белән әкренәйтү яки бөтенләй туктату. Әгәр полосаның бер кырыена эләккән булсак, тигезсез тормозлау нәтиҗәсендә самолётны бетоннан чыгарып атарга мөмкин. Р.Ибраһимов. Үз алдыгыздагы гына түгел, артыгыздагы дистанцияне дә контрольдә тотыгыз: чак кына тормозга басып алыгыз, тормоз утлары яна һәм арттагы машина йөртүче дә тормозлый. Биектау хәбәрләре

2) күч. Әкренәйтү, тоткарлау, авырайту, кыенлаштыру

Тормозлап алу Вакыт-вакыт яки урыны-урыны белән тормозлау

Тормозлый башлау Тормозларга тотыну. Мондый участокларга якынлашканда, алдан ук тормозлый башларга кирәк. Биектау хәбәрләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә