ТО’РМОЗ и. гр. 1) Кайсы да булса транспорт берәмлегенең хәрәкәтен бөтенләй туктату җайланмасы. Нурсөя хәзер бу машинадан артта калу өчен тормозга басты. Ф.Яруллин. Көймә очында утырган кыз, ялгышлык белән, тормоз булып хезмәт иткән җайланманы ычкындырып җибәргән икән бит. Н.Вахит

2) күч. Комачау, киртә, тоткарлык. Бик күп беләсең икән, тот та: «Грязнов татарларны кыса, эшкә тормоз ясый, аның урынына мине куегыз», – дип, директорга заявление бир. Г.Кутуй. Эшләргә дисәң, кеше юк. Ә ул, проблеманы хәл иткән чакта, тәгәрмәчкә таяк тыгып, тормоз ясап тик тора... Л.Лерон

3) күч. Башы эшләми, әйткән фикернең мәгънәсен тиз аңлый алмый торган кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә