ТОРМА и. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан ак төсле түгәрәк юан яки озынча тамырлы икееллык үсемлек. Икенче язда бөтен тирә-як шашып-шашып торма чәчә, ә булган хуҗа, алты сутыен тутырып, кишер белән кыяр утырта. А.Гыйләҗев 2) Шул үсемлекнең әчкелтем тәмле һәм исле, ашарга яраклы тамыры. Нәрсә ашыйсың? Пылау китеримме? Уган торма белән? Ш.Хөсәенов ◊ Торма өстенә тоз Бер кыенлык өстенә икенче кыенлык, кайгы өстенә кайгы. Торма өстенә тоз дигән кебек, тагын бер кечкенә вакыйгадан соң аларның [Вахитов белән Песнәкнең] арасы тәмам салкынайды. С.Баттал |