ТОРКЫЛДАШУ ф. Бергәләп һәм берьюлы яки вакыт-вакыт торкылдау (торналар тур.). Кар инде эреп бетте диярлек. Кошлар сайрый, торналар торкылдаша. Р.Мостафин. Поезд балаларны туган туфрактан көннән-көн ераграк алып китә. Көньякка, әле генә торналар торкылдашып киткән җылы якларга. А.Тимергалин

Торкылдаша башлау Торкылдашырга тотыну

Торкылдашып алу Кыска гына вакыт арасында, бераз торкылдашу

Торкылдашып тору Даими, һәрвакыт торкылдашу; хәзерге моментта торкылдашу. Тор-тор-торналар Торкылдашып торалар, Торганнары очып китә, Тормаганын тоталар. Тизәйткеч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә